Алар – бүгенге осталарның остазы
Азнакай бораулау предприятиесе ветераннар советы бүген 508 кешене берләштерә. Аларның 16сы - фронтовиклар.
Узган ел безнең өчен аеруча истәлекле булды - предприятие оешуның 60 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Бу шанлы да, данлы да алты дистә ел вакыт эчендә Азнакай җирендә бораулау РИТСлары, цехлары, аларга хезмәт күрсәтү подразделениеләре аша меңләгән кеше...