Алар Берлинга юл күрсәткән
Ватан сугышының бик кызган көннәре. Урманай авыл җирлегеннән фронтка япь-яшь кызларны да алалар. Әсма Фәтхуллина, Мәрьям Шәехова, Гөлмәрьям Вилданова хәрби комиссариат чакыруына бик теләп риза булалар. Аларга Җиңү бистәсеннән Сәкинә Мәхмүтова, Мөнәвәрә Миңнуллина да кушыла. Ике көн комиссия үтеп, 1943 елның февралендә юлга кузгалалар.
Бөгелмәдән киткән поезд Волхов тирәсенә килеп...