Актүбәнең иң оста шахматчылары көч сынашты
Гагарин исемендәге мәдәният йортының "Ветеран" шахмат-шашка клубы нефть төбәгендә танылган шахматчы, элекке "Актүбәнефть" идарәсенең баш инженеры булган Владимир Заикин истәлегенә шахмат турниры уздырды. Бәйгедә аның кызы Светлана Заикина да катнашты. Ул әтисен онытмаулары өчен актүбәлеләргә тирән рәхмәтен белдерде һәм клуб рәисе Наил Латыйпов белән җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Зөфәр...