Актүбәдә тагын бер яшел почмак пәйда булды
Бистәбез елдан-ел матурлана. Урамнарыбыз, халык өчен ял урыннары төзекләнә, күпме балалар һәм спорт мәйданчыклары калыкты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге парк, яңа аллеялар, скверларыбыз белән дә горурланабыз.
Яңа ел алдыннан тагын бер куанычлы вакыйга - тугызынчы һәм унынчы кварталлар территориясендә яңа сквер ачылды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне...