Актүбәдә Мәдәният елы ачылды
«Актүбәдә Мәдәният елын ачу тантанасының Космонавтика көне белән туры килүе юкка түгел. Менә ярты гасырдан артык бистәнең мәдәният йорты Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин исемен йөртә. Шуңа күрә бәйрәмдә беренче космонавт юбилеена да игътибар бирелде.
Ә тантананың төп геройлары үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән мәдәният йортлары, мәктәп музейлары һәм китапханәләре,...