Актүбә укучылары түгәрәкләр белән таныштылар
"Развитие" Балалар иҗат үзәгендә укучыларны түгәрәкләр белән таныштыра торган чара узды. Педагог-оештыручылар аларга төрле уеннар, бәйгеләр, сынаулар әзерләгән иде. Балаларга бу кичә бик ошады, алар зур активлык күрсәттеләр. Соңыннан «Түгәрәкче анты» бирделәр. Хәзер алар дәрестән соң буш вакытларын биредәге түгәрәкләрдә файдалы һәм кызыклы итеп үткәрерләр.
Эльвира Кәримова