Актүбә бистәсеннән Рәмилә Хөснуллина иң яхшы китапханәче исемен алды
26 февральдә 8 нче мәктәп базасында "Педагог-китапханәче" республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Анда мәктәпләрдә эшләүче 5 китапханәче катнашты. Алар дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар, эшләрне оештыру һәм анализлау осталыкларын күрсәтте. Беренче урынга Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Рәмилә Хөснуллина чыкты.