Актүбә бистәсенең өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты
"Ел укытучысы-2017" республика конкурсы кысаларында "Развитие" Балалар иҗат үзәгендә "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча бәйге узды.
Педагоглар өстәмә белем бирү программаларын якладылар, ачык занятиеләр үткәрделәр. Ел саен бу бәйгедә үз эшенең осталары катнаша.
Ул педагогларга үсәргә, тәҗрибә уртаклашарга яхшы җирлек булып тора.