Актүбә бистәсендәге тернәкләндерү үзәгенә күрше район инвалидлары да килә
Менә 10 ел инде Актүбә эшчеләр бистәсе янындагы нарат-чыршы урманында урнашкан "Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәге терәк-хәрәкәт һәм үзәк нерв системасы чирләрен дәвалый.
Бирегә үзебезнекеләр генә түгел, күрше-тирә районнардагы физик мөмкинлекләре чикләнгән авырулар да бик теләп килә, сырхауларыннан дәва, табигать хозурыннан сихәт ала.