Актүбә бистәсендәге мәктәптән 50 мең сумлык инструмент урланган
Көннәр җылытуга караклар да активлашып китте, ахры. Актүбә бистәсендәге 2 нче мәктәптән 50 мең сумлык инструмент, Азнакай шәһәре боз сарае чишенү бүлмәсеннән 13 мең сумлык планшет, бер автомашинадан кәрәзле телефон "аякланган".
Елга, Мәсгут авылларыннан мал урлауда гаепләнүче бер төркемне ачыкланды.