Актүбә бистәсендә ике кешене агач кискәндә тоткарлыйлар
Актүбә бистәсе полициясе һәм урманчылары оператив профилактика чарасы барышында бистәдә яшәүче ике кешене агач кискәндә тоткарлыйлар.
Алар 16 каенны кисеп, 59000 сум күләмендә зыян салалар. Бүгенге көндә җинаять эшен кузгату турындагы мәсьәлә карала.