Академия дә, собор да кирәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Әлеге уңайдан без азнакайлыларның фикерен белештек.
Азат хәзрәт Талибуллин:
- Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшиләр. Бу Указ әлеге татулыкны тагын да ныгытуга, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә...