Азнакайда яшәүче икәү чит кеше машинасы түбәсенә менгән өчен штрафка тартылган
Безне кечкенәдән тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга, кылган гамәлләребезнең башкаларга зыян салмаска тиешлегенә өйрәтеп үстерәләр.
Суд скәмиясенә утырган әлеге яшьләргә, күрәсең, бу сыйфатларны сеңдермәгәннәр. Үз кылганнарыңа ваемсызлык, җиңел караш, уйламыйча эшләү, сүз дә юк, беркайчан да яхшыга китерми.
Узган елның октябрь кичләренең берсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шәһәр читендә...