224 азнакайлы чит илгә чыга алмый
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Узган атнада Сабантуй мәйданы шат авазлардан гөрләп торды: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ятим балалар өчен милли бәйрәмебез оештырылды. Әлеге чараларны уздыруда ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә район башлыгы...