2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк
2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады.
Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар...