12 февраль көнне Азнакайның “Кара лалә” һәйкәле янында митинг узачак
Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 25 ел тула.
Шул уңайдан 12 февраль көнне шәһәребезнең әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган "Кара лалә" һәйкәле янында митинг үткәрелә.
Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында хәрби хезмәтләрен чит җирләрдә үтәгән ир-егетләребезгә, алар батырлыгына багышлап кичә үткәрелә....