Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Төрлесеннән

Азнакай районында контракт хезмәтенә сайлап алу дәвам итә

Азнакай районында контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны кабул итү дәвам итә. Бу хакта районның хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов хәбәр итте.

Контрактны Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, армиядә хезмәт иткән яки хезмәт итмәгән кешеләр төзи ала.

Контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Шуның 2,5 миллион сумы – төбәк ярдәме, 400 мең сумы – Россия Оборона министрлыгы түләве.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең акчалата тәэминаты айга 210 мең сумнан башлана. Моннан тыш, нәтиҗәле хезмәт, дәүләт бүләкләре һәм махсус бурычлар үтәгән өчен өстәмә түләүләр дә каралган.

Барлык катнашучыларга сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелә.

Бүген аеруча пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәләренә белгечләр кирәк. БПЛА операторлары 35 яшькә кадәр кабул ителә, ә шоферлар, пешекчеләр һәм башка белгечләр өчен яшь чиге 45 яшькә кадәр.

Тулырак мәгълүматны Азнакай районы хәрби комиссариатында алырга мөмкин.

Адрес: Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 4а.

Телефон: 8 (85592) 7-30-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев