Бүген Азнакайда иң изге һөнәр ияләре – фельдшерларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Бүгенге көндә беренчел звеноның нигезен тәшкил иткән фельдшерларыбыз саны 80 нән артып китә. Алар авыллардагы фельдшер-акшуерлык пунктларында, үзәк сырхауханә бүлекләрендә, ашыгыч ярдәм хезмәтендә азнакайлыларның сәламәтлеген саклауда бар белем-сабырлыкларын биреп, тырыш, намуслы хезмәт куялар.
Шәфкать ияләре – ак халатлы фәрештәләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин, бәрәкәтле тормыш телибез!
фото архивтан
Нет комментариев