Әниләр белән очрашу
Анда район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, ЗАГС җитәкчесе Айгөл Хәсанова Зәңгәр мәчеттән Рәфис хәзрәт Мифтахов, Азнакай сырхауханәсенең медицина психологы Оксана Никонорова табиб акушер-генеколог Айгөл Кидрисовалар катнаштылар һәм әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, киңәшләрен бирделәр. Бик җылы, файдалы очрашу булды бу. Кичә булачак әниләрнең бишек җырын башкаруы белән тәмамланды.
Фото һәм видео: Марат Авзалов
Нет комментариев