Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай районы Мөслим авылында ФАП ачылды

Урсай авыл җирлегенең Мөслим авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы узды

Район-шәһәр Мәдәният йортында эшләп килүче «Юлдаш» агитбригадасы артистларының моңлы, дәртле җырлары тантананы рухландырып җибәрделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов авыл халкын әлеге сөенечле вакыйганың шаһитлары булуы белән котлады.

Үзәк район сырхауханәсе баш табибының урынбасары Руслан Магомедов та авыл халкын күңелле вакыйга белән тәбрикләде һәм яңа фельдшер-акушерлык пунктының мөдир фельдшеры Чулпан Ибраһимовага баш табиб исеменнән Рәхмәт хатын һәм символик ачкычны тапшырды.

Бу ФАП илебезнең Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелгән.

Соңыннан Урсай авыл җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗановага килгән кунакларына, Мөслим халкына котлау сүзен әйтеп, әлеге сәламәтлек йортын төзүчеләрне бүләкләде.

Тулырак «Маяк» газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев