Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Россия беренчелегендә Азнакай спортчылары зур җиңүләргә иреште

Уфа шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия беренчелеге Азнакай районы өчен аеруча истәлекле булды.

Илнең 30 төбәгеннән 320 яшь спортчы катнашкан әлеге зур ярышларда безнең район вәкилләре югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган «Юбилейный» спорт мәктәбе көрәшчеләре Эмилия Хәкимова (44 кг) һәм Азалия Сафина (48 кг) үз авырлык категорияләрендә җиңү яулап, Россия чемпионнары булдылар.

Илдан Бикташев (65 кг) өченче урынны яулап кайтты.

Спортчылар тренерлар Рания Гардиева һәм Зөлфия Гардиева кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев