Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Көч, җитезлек, максатчанлык

Азнакайда 15нче кышкы авыл яшьләре спартакиадасы узды.

Инде матур традициягә әверелеп кигән, ел саен авыл җирлекләрендә оештырыла торган мондый чара быел бераз үзгә форматта узды. Ул Азнакай шәһәренең Чатыр-Тау спорт комплексында оештырылды.

Спорт бәйрәменең тантаналы өлешендә, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов барлык катнашучыларны сәламләп, ир-егетларне Ватанны саклаучылар бәйрәме белән табрикләде, спортчыларга уңышлар теләде. Алга таба район үсешендә зур өлеш керткән алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.

Спартакиадада төрле авыл җирлекләреннән 250 кеше катнашты. Сынаулар спортның 6 төрен колачлады.

Районның агрария яшьләр оешмасы җитәкчесе Гөлназ Исламова Әгерже Авыл җирлеге командасы составында катнаша. «Ел саен катнашабыз, яшьләребез бик актив, бердәм безнең. Гел алдынгы урыннарны алабыз, быел да сынатмабыз», - дип уртаклашты.

Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин мондый чараларны үткәрү авыл яшьләрен берләштерә, дуслаштыра, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга стимул бирә, дип фикер йөртә.

Спорт бәйрәмендә уенчылар да, җанатарлар да бик актив булды. Һәркем үз якыны, үз командасы өчен дәрт-дәрман, көч биреп торды.

Ярышларның нәтиҗәләре белән соңрак «Маяк» газетасы аша таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев