Кәкре Елга авылында Рәфис Миңнебаев истәлегенә багышланган бильярд турниры узды
Чарада авылдашлар, дуслар һәм ветераннар катнашты.
Күптән түгел Кәкре Елга авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Фәрхетдинов Рөстәмнең истәлегенә бильярд ярышы үткән иде. Шушы бәйгедә хөрмәтле авылдашыбыз Миңнебаев Рәфис күчмә кубок яулады. Ярышлардан соң берничә көн эчендә авылдашыбыз кинәт кенә бакыйлыкка күчте. Рәфис Миңнебаев гомере буе “Марс” хуҗалыгында механизатор булып эшләде, хезмәт сөючән, үрнәк гаилә башлыгы иде.
Аны җирләп 40 көн узуга тормыш иптәше, балалары, авыл җирлеге, ветераннар советы белән киңәшләшеп авыл мәдәният йортында Рәфис Миңнебаев хөрмәтенә бильярд ярышы үткәрделәр. Авылдашыбызны якын иткән дуслары, ветераннар барысы 20гә якын кеше көч сынашты. Ярыш бик киеренке төстә 8 сәгать барды.
«Нәтиҗәдә күчмә кубокны Газинур Сөнгатов яулады. 2 нче урынны Ильяс Шакирҗанов, 3 нче урынны Айдар Гомәров алды», – ди авыл китапханәчесе Регина Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев