Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Эш урынын – спортзалга

Узган атнада Азнакайда Россия Социаль фондының ТР буенча бүлекчәләре арасында спартакиада ярышлары узды

Көньяк-көнчыгыш конференциясендә Сарман, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы районнарында хезмәт куючылар очрашты. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, җирлегебездә спортны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә барлыгын ассызыклап үтте.

– Социаль фонд хезмәткәрләре спартакиадасының зональ турын Азнакайда уздыру безнең өчен зур горурлык. Ярышлар матур узсын, анда сезгә хас гаделлек сыйфатлары чагылыш табар дип ышанам, – диде җитәкче үзенең
чыгышында.

Спартакиадада Россия Социаль фондының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Фердинанд Закиров та катнашты. Ул хезмәттәшләренә, әлеге ярышларны уздыруда зур көч куйган район җитәкчелегенә, хөкемдарлар
коллегиясенә рәхмәтен җиткерде. Бу көнне хезмәткәрләр спортның алты төре: кул көрәше, бадминтон, йөзү, өстәл теннисы, волейбол һәм футболда беренчелек өчен көрәште.

– Коллективыбыз дус, бердәм. Барысы да спорт белән дус. Эш-мәшәкатьләребез тыгыз булса да, районда уздырылган спорт ярышларында катнашырга вакыт табабыз, тренировкаларга да даими йөрибез. Үз үрнәгебездә балаларга, яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, – ди идарәнең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев