Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Чалпы авылы халкы үзенең батыр егетләрен онытмый

Чалпы мәктәбендә батыр якташларыбыз истәлегенә узган волейбол турниры илебезнең чын патриотларын бергә җыйды.

Ярышлар махсус хәрби операциядә каты яраланган Малик Шакиров башлангычы белән уздырыла.

Турнирны ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган туганы Богдан һәм башка каһарман якташларыбыз истәлегенә багышлап үткәрә.

«Чалпы, Сарлы, Кәкре Елга, Мәлбагыш, Урсай һәм Азнакайның ветераннар командалары матур уен күрсәттеләр. Бу безнең иминлегебез өчен көрәшкән егетләребезгә хөрмәт билгесе дә», - ди Чалпы авылы яшьләр лидеры Азат Кашапов.

Уен барышында һәр очрашу киеренке шартларда барды. Нәтиҗәдә Сарлы егетләре өстенрәк булып, беренче урынны яуладылар. Урсай авылы командасы - икенче, Чалпы волейболчылары өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев