Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда район башлыгы кубогына чаңгы ярышлары үтте

Район башлыгы кубогына чаңгы буенча ачык республика ярышларының бүген йомгаклау – өченче этабы булды. 

Бүген шәһәребезнең чаңгы базасы спорт сөючеләрне янә үзенә җыйды. Биредә чаңгыда шуу буенча республика ярышларының өченче өлеше үтте. 

Спортчыларны район Советы аппараты җитәкчесе, район чаңгы спорты федерациясе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, барысына да уңышлар теләде. 

Ярышларда катнашкан мәктәп укучылары һәм өлкәннәр, үз яшьләре буенча бүленеп, өч һәм биш чакрымга узыштылар. Җиңүчеләр исә өч этап нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Шунда ук ГТО нормаларын тапшыру да оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев