Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар арасында иң көчле волейболчыларны ачыкладылар

Политехника техникумы базасында 8 Март бәйрәменә багышланган  волейбол турниры үтте.

Быел анда җиде хатын-кызлар командалары катнашты. 

Ярышларны ачып, район башлыгы урынбасары Роза Галеева соңгы елларда гүзәл затларның җәмгыятебезнең күп кенә тармакларында, шул исәптән спортта зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте. 

Быел турнирда администрация, үзәк сырхауханә, мәгариф идарәләсе, пенсия фонды, "Татнефть" автоягулык станциясе, Актүбә бистәсе һәм Кәкре Елга авыл җирлеге командалары катнашты. Гадәттәгечә, кичкә кадәр барган уеннарның һәрберсе киеренке булды. 

Турнирда быел да "Нефтяночка" командасы уенчылары җиңү яулап, район башлыгының күчмә кубогын үзләрендә калдыруга ирештеләр.  Администрация волейболчылары, алардан бик азга гына калышып, көмеш медальләр яуладылар. Район мәгариф идарәсе өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев