Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза

Бүген Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорт комплексында 2005-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк.

Турнирны ачу тантанасында ТР билбау көрәше Федерациясе директоры Хәбир Хәбибуллин катнашты. Үзенең чыгышында ул билбау көрәше елдан-ел арта баруын, спортның бу төрен яратучыларның саны артуын билгеләп үтте, барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да спортчыларны сәламләде, җитәкчеләр һәм тренерларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде.

 Спорт ветераннарын, гамәлдәге спортчыларны, чемпионнарны һәм тренерларны бүләкләп киттеләр.

 Турнирда Татарстанның 20 районыннан спортчылар көч сынашачак. Җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар медаль, кубок белән бүләкләнә, шулай ук разрядлары белән билгеләнәчәк.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев