Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы Чубар Абдул Сабан туенда көрәштә 15 яшьлек кыз җиңгән!

Милли көрәш – һәр Сабан туеның йөзек кашыдыр, мөгаен.

Бил алышучыларны карарга кемнәр генә җыелмый икән!

Ә менә Чубар Абдулда узган авыл Сабан туенда 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында барган көрәш ярышында егетләрнең барысын да алып салып, шәһәрнең 4 нче лицеенда белем алучы 15 яшьлек Эльвина Зарипова җиңү яулаган!

– Билбаулы көрәш буенча район, районара турнирларда бүләкле урыннар алганым бар иде, Сабантуйда көрәшкәнем юк иде әле, – ди Эльвина.

Моңа кадәр ул хоккей, шорт-трек, йөзү, фигуралы шуу, бию белән дә шөгыльләнә, әмма билбаулы көрәш күңеленә якынрак була. Бүген Эльвина тренер  Артур Миңнеханов кул астында шөгыльләнә.

– Көрәш белән шөгыльләнә башлагач, әти-әнием башта җәрәхәт алудан  курыктылар. Әмма мин куйган максатыма ирешә торган кеше, Сабан туйда җиңүем көрәш белән шөгыльләнү өчен тагын да стимул бирде, – ди Эльвина Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев