Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышларында өченче урынны яулады

Бүген Бөгелмә шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

Анда республиканың барлык район-шәһәрләреннән вәкилләр катнашып, иң көчлеләр ачыкланды. 

Әлеге ярышларда безнең район данын Нәфисә Шәфыйкова (мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары ), Резеда Шакирова (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйдәр белгече), Данис Мусин (яшьләр идарәсе баш белгече), Имиль Такыйуллин (Микулино авыл җирлеге башлыгы) яклады. 

Команда беренчелегендә азнакайлылар бронза медальгә ия булдылар. Муниципаль хезмәткәрләр шәхси беренчелектә  дә сынатмадылар. Резеда Шакирова икенче, Нәфисә Шәфыйкова өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев