Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның ветеран-спортчылары укучылар белән тәҗрибә уртаклаша

Укучыларны спортка тарту, аларга күнекмәләр бирү максатыннан район хакимияте инициативасы буенча ветеран-спортчылар мәктәпләрдә очрашулар уздырып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, әле һаман сафтагы танылган спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов   Азнакай 1 нче урта мәктәбендә булып, балаларны мылтыктан ату һәм турникта тартылу серләренә төшендерде.

“Бездә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: йөзү, зур теннис, волейбол, баскетбол, футбол түгәрәкләре эшли, хоккей классы ачылды. Ярышларда да актив катнашабыз һәм призлы урыннар алып киләбез”, – ди мәктәп директоры Дамир Фәттахов.

Балаларга тырышлык, максатчанлык җитми, дип исәпли Мәннәф Хөҗҗәтов.

“Турникта 10 тапкыр тартылу әз яшьләргә. Мин әле бүген дә 20-30 тапкыр тартыла алам”, – ди ул.

Мәннәф ага күп кенә бүгенге физкультура укытучыларының да остазы.

– Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек. Бүген Мәннәф аганың мәктәбебезгә килүе – укучылар өчен зур вакыйга. Алар тере легенда белән очраштылар, өлкән яшьтә дә физик ныклыкны саклап калырга мөмкин икәнне күрделәр, мылтыктан ату, турникта тартылу буенча файдалы инструкцияләр алдылар, – ди Гүзәлия Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев