Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның яшь шахматчылары ярышты

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә узган муниципаль шахмат турнирында 8 мәктәптән 43 укучы көч сынашты.

Турнир Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлап уздырылды. Батырларны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әлеге тантаналы чарада хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Раушан Юсупов, хәрби комиссариат вәкиле Рәфис Әхмәтшин, сугыш чоры баласы, мәгариф ветераны Хәндәсә Ганиева катнашты.

Раушан Йосыпов яшь шахматчыларны сәламләп, аларга уенда һәм укуда уңышлар, илебезнең патриотлары булуып үсүләрен теләде.

«Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 7 яшь иде, шуңа күрә мин ул чорларны яхшы хәтерлим. Киләчәктә сугышлар булмасын,  дөньяда тынычлык урнашсын иде», – диде Хәндәсә Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев