Спорт чарасында 200дән артык укучы катнашты.
Районда ГТО нормативларын кабул итү, халыкны физикультура белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эшләр башкарыла.
Кичә шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә белем алучылар да “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.
– Алар идәннән куллар белән этелү, баскан килеш урындыктан иелү, урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү, ату буенча нормативлар үтәделәр. Нәтиҗәләр буенча укучыларга күкрәк билгеләре тапшырылачак, – ди тестлаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев