«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында балалар арасында бадминтон ярышы үткәрелә
Районыбызда спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Азнакайда әледән-әле уздырылып торучы ярышлар да әнә шул хакта сөйли. Яңа ел бәйрәмнәре спорт чараларына аеруча бай булды.
6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында тагын бер спорт бәйрәме — бадминтон буенча ярышлар узачак. «Лидер» спорт мәктәбе беренчелегендә малайлар һәм кызлар катнаша ала.
Нет комментариев