Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар якташыбыз, футболчы Алсу Абдуллина өчен җан атты

Бүген башкалабыз Казанда зур спорт чарасы - футбол ярышлары үтте.

Россия - Иран командалары арасында барган көрәш безнең җиңү - 4:0 исәбе белән төгәлләнде. 
Россия җыелма командасы составында Актүбә бистәсе кызы Алсу Абдуллина да бар иде. Уенның 28 нче минутында Алсу көндәшләр капкасына беренче голны кертеп, исәпне ачып җибәрде. 
Шунысын да әйтергә кирәк, Россия һәм Иранның хатын-кыз җыелма командалары уен кырында тарихта әле беренче тапкыр очрашты. Дүрт көннән тагын бер уен көтә, бу юлы ике команда Новогорскта очрашачак. 
Җанатарлар арасында азнакайлылар да бар иде. Үзен шулай зурлаулары өчен Алсу Абдуллина аларның барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев