Районыбыз спортчылары Әлмәттә узган турнирда катнашты.
Әлмәт шәһәрендә муниципаль берәмлекләр арасында бадминтон буенча шәхси кубок ярышларының зона этабы (1 нче тур) үтте. Әлеге ярышларда республиканың биш район-шәһәреннән йөзгә якын спортчы җиңү өчен көч сынашты.
Алар арасында Азнакайның “Лидер” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Уеннарда һәр очрашу киеренке шарларда барса да, Илназ Ризванов – икенче, Камил Рамазанов өченче урынны үзеннән ычкындырмады.
Спортчыларның тренерлары – Данис Мөхәммәтшин һәм Зөһрә Ризванова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев