Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайга иң көчле шахматчылар җыелды

Шәһәребездә республиканың көньяк-көнчыгыш район-шәһәрләре арасында күренекле шәхес, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре ШәмсетдиновХәләфетдин Мөхетдин улы истәлегенә шахмат турниры узды.

Агымдагы елда турнир Шәмсетдиновлар гаиләсе тарафыннан 25нче тапкыр оештырылды.
Турнир ачылу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин шахмат уйнау осталыгының әһәмиятен ассызыклап, җирлегебездә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуы турында әйтеп китте,  турнирны оештырган Шәмсетдиновлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тәбрикләүләргә Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та кушылды.
Ярышларда Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Баулы, Әлмәт,Бөгелмә, Ютазы районнарыннан барысы 106 уенчы катнашты. Алар арасында республиканыңиң көчле шахматчылары да күп иде. Хәләфетдин Мөхетдин улы озак еллар КПСС Мөслим район комитетының оештыру бүләген җитәкли. Шахмат фигуралары – аерылмас “дуслары”була. Районда әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертә, республикакүләм ярышларда җиңү яулый. Балаларында да әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияли. Бүген бабаларыннан онык-оныкчыклары да калышмый.
- Турнирны без моңа кадәр Мөслимдә үткәрдек. 20 нче юбилей турниры Азнакайда узган иде, 25 нчесен дә үзебездә оештырырга булдык. Әти гаиләсе, эше, халык өчен өзелеп торган кеше иде. Шахмат – иң яраткан спорт төренең берсе булды. Районда аны үстерү буенча янып-көеп йөрде. Биргән тәрбияләре өчен без әти-әниебезгә бик тә рәхмәтле, - диде Айдар Хәләфетдин улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев