Азнакайда хатын-кызлар командалары катнашында волейбол ярышлары узды
Азнакай политехника техникумы базасында узган ярышлар Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Традицион волейбол ярышларында барысы алты команда көч сынашты. Уйнаучылар – шәһәр һәм районыбызның төрле оешма, предприятие һәм учреждениеләрендә хезмәт куючы гүзәл затлар. Аларны район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева сәламләде. Ул уеннарның төп инициаторы да, администрациянең хатын-кызлар волейбол командасы капитаны да.
«Сезнең һәммәгезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм, уңышлар телим. Бүген махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир – егетләребез тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсыннар», - диде ул.
Чарада шулай ук район ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, Азнакай политехника техникумы директоры Роберт Хөснетдинов та бар иде. Алар һәммәсе спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Хатын-кызлар арасында мондый турнирлар ел дәвамында даими оештырылып тора. Әлегесендә катнашучылар бердәмлек һәм рухи ныклык үрнәге күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясады.
Турнир нәтиҗәләре белән тулырак «Маяк» газетасы аша таныша аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев