Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда Халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс турниры бара

Бүген “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында бокс буенча республика турниры старт алды.

Якташыбыз, җирлегебездә бокс спорт төре үсешенә зур өлеш керткән халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә узган IV республикакүләм бокс турнирына Татарстан гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә иң көчле боксчылар җыелды.

Ярышларда 13 команда составында 16 яшькә кадәрге 150 спортчы катнаша.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, Зиннур Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә ханым, дуслары да катнашты.

Айдар Хәлиуллин үзенең чыгышында Зиннур Зәйнетдин улының районда башкарган игелекле эшләренә тукталып үтте.

«Яшьләрне без бар гомерен район үсешенә багышлаган шушындый якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә тиеш», – диде җитәкче.

Мөсфирә Әбдрәшитова тормыш иптәшенең гомер юлына тукталып, аны сагыну, юксыну хисләре белән искә алды.

«Аның турында бүген бик күп сөйләргә булыр иде. Ринг аның иң яраткан урыны иде. Анда күпме адым үткәнен, күпме вакыт үткәргәнен күз алдына китерүе дә авыр. Бокс белән ул яшүсмер елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Аннан Әлмәт фиикультура техникумында белем ала. Боксны хәтта армиядә дә ташламый. Хезмәтен тутырып кайткач ул районның спорт комитетында, училищеда, мәктәптә эшләде. Шул ук вакытта боксчылар белән шөгыльләнде, аларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерли иде. Якташыбыз Альберт Шәйхетдинов истәлегенә турнирлар уздыруны башлап йөрде. 90 нчы еллардан бокс ярышларында хөкемдар буларак катнашты. Ул бик төгәл, гадел, принципиаль, белемле кеше иде. Аны шулай ук укытучы, җитәкче, фотограф, эшмәкәр, хезмәттәш буларак та бик хөрмәт иттеләр. Мондый турнирларда үзегезгә тәҗрибә туплап, киләчәктә спортта ирешкән нәтиҗәләрегез белән генә түгел,  тормышыгыз белән дә башкаларга үрнәк булырсыз дип ышанам», – диде Мөсфирә ханым.

Рингка башта кече яшьтәге спортчылар чыкты, аларны өлкәнрәкләр алыштырды. Финал алышлары исә иртәгә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев