Азнакайда ветераннар арасында йөзү ярышлары үтте
Пенсионерлар арасында узган спорт ярышында республиканың көньяк-көнчыгыш районнары вәкилләре катнашты.
Бүген шәһәрнең “Дельфин” йөзү бассейнында ветераннар арасында узган ярышларда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Сарман, Чирмешән, Ютазы районыннан өчәр кеше катнашты. Аларның икесе – ир-атлар булса, берсе – хатын-кыз.
Ветеран-спортчыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева сәламләп, аларның барысына да уңышлар теләде.
Спортчылар ирекле стильдә 50 метр арага йөзделәр. Азнакай районы данын әлеге ярышларда Фәрит Фәрхетдинов, Гыйльмулла Әхмәтҗанов, Раушания Рәхмәтуллина яклады. Команда беренчелегендә алар өченче урынга лаеке булдылар. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә Раушания Рәхмәтуллина икенче урынга чыкты.
Бу көнне йөзү буенча ГТО нормативларын да кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев