Азнакайда тимераякта фигуралы шуу да үсеш ала
Азнакайның Боз сараенда соңгы өч елда тимераякта фигуралы шуу буенча түгәрәк эшләп килә.
Хәзерге вакытта бирегә 60 спортчы йөри. Пәнҗешәмбе көнне спортчылар әти-әниләренә, кунакларга күрсәтмә чыгышлар ясады.
Чараны ачып, район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов Азнакайда әлеге спорт төрен үстерүгә алынган тренер Регина Шәфыйгуллинага, түгәрәккә йөрүче балаларга, аларның ата-аналарына рәхмәт белдереп, изге теләкләрен җиткерде.
Регина Шәфыйгуллина – спорт буенча югары белем алган Азнакай кызы.
– Уку бетереп, бирегә кайтып эшли башлавыма инде өч ел. Өч төркемдә алтмыш бала шөгыльләнә. 5-16 яшьлек фигурачылар бар. Аларның барысына да бу спорт төре ошый, бик яратып, күңел биреп йөриләр, – ди Регина.
Ләйлә Ибраһимованың фигуралы шууга йөри башлавына әле алты гына ай, әмма ул сер бирә торганнардан түгел. Тырышлыкның зур уңышларга китерүен ул бик яхшы белә. Өч яшьтән биюгә йөреп, соңгы биш елда шулай ук “Тылсым” театр студиясендә дә шөгыльләнгән үсмернең җиңүләре дә бик күп.
– Узган елда булган Олимпия уеннарында фигуралы шуу ярышларын зур кызыксыну белән карадым да, үземне дә әлеге юнәлеш буенча сынап карарга булдым, – ди ул.
16 яшьлек Милана Әсәдуллинаның бирегә килүенә ел ярым гына булса да, чыгышлар вакытында ул үзенең оста шуучы икәнен күрсәтте.
– Миңа төрле элементлар ясау, аеруча сикерү ошый. Тимераякта фигуралы шуудан тыш мин инглиз телен ныклап өйрәнәм, элек биюгә дә йөрдем. Киләчәктә спорт факультетына укырга керү турында хыялланам, – ди Милана.
Балалар өчен ата-аналар да бик шат:
– Шәһәребездә күңелеңә ошаган спорт төре белән шөгылҗләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Тимераякта фигуралы шуу – ул матурлык һәм зәвыклык кына түгел, һәр чыгыш артында күпме әзерләнү, күз яшьләре тора.Тренерыбыз Регина Ринат кызы – үз эшенең остасы. Балалар тренировкаларны көтеп алалар. Тырышлыгы, сабырлыгы, балаларга булган яхшы мөнәсәбәте өчен аңа бик рәхмәтлебез, – ди Регина Хәбипова.
Бу көнне түгәрәккә йөрүче балалар кунакларга үзләренең шәхси программаларын күрсәттеләр. Барысы да үзләре зур хыяллар белән янган Олимпия уеннарындагы кебек булды: чыгышлар аягүрә басып алкышлаулар, фигурачыларны йомшак уенчыклар белән күмү...
Барысының теләк-хыяллары тормышка ашсын да, исемнәре дөньякүләм танылсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев