Азнакайда гаилә командалары катнашында спорт ориентлашуы буенча муниципаль бәйге узды
«Дөрес ориентир» исеме астында узган ачык ярышлар шәһәрнең Җиңү паркын, Гаилә паркын һәм Кара елга яр буен колачлады.
Әлеге чара районда икенче тапкыр үткәрелеп, аның чираттагысы Ватанны саклаучылар елына һәм халыкара Гаилә көненә багышланды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, туган төбәкне өйрәнү максатларын үз эченә алган бәйгенең шарты буенча, һәр команда составында 3 кеше катнашты(19 яшьтән өлкән 2 кеше һәм 18 яшькәчә булган бала).
Катнашучылар барысы да спорт киемнәреннән, һәр гаилә үз картасы, үз легендасы нигезендә старт алып, төрле станцияләр аркылы вакыт арасында биремнәр үтәде.
Билгеләнгән юнәлештәге нәтиҗә, дөрес табылган контроль пункларны исәпкә алып, старт вакытыннан финишка кадәр дистанцияне узуга киткән вакыт буенча билгеләнде.
Ярышларда барысы 9 гаилә командасы катнашты, алар һәммәсе үз визит карточкасын тәкъдим итте.
«Мондый чарада әле беренче генә катнашуыбыз, бик күңелле, безгә бик ошый» – ди Мәлбагыш авылыннан килгән катнашучы Айгөл Хәсәнова.
Нәтиҗәләр буенча бүләкләү 3 категориядә билгеләнде.
Иң яхшы күрсәткечләргә Вәлиевлар, Ганиевлар һәм Мурсалимовлар иреште.
Икенче урында Ярушканнар, Хәкимовлар
Өченче баскычта – Исламовлар Һәм Латыйповлар гаиләсе булды. Һәр гаиләгә грамоталар, истәлек бүләкләр тапшырылды.
Оештыручылар командаларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр һәм районда гаилә спорты юнәлешен алга таба да үстерүгә өмет белдерделәр.
Смотри фото ниже в галерее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев