Азнакайда Данияр Мөхитов истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Чарада район җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, Данияр Мөхитовның тормыш иптәше, туганнары катнашты.
Район башлыгы Марсель Шайдуллин ярышларны ачып, Данияр Мөхитовның тырыш, җаваплы, балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасында зур ихтирам казанган җитәкче икәнен билгеләп узды.
Данияр Мөхитов мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә 5 ел директор булып эшли. Шул дәвердә үзен үрнәк җитәкче, балаларны яратучы укытучы буларак таныта. Тормыш иптәше Әлфия белән 2 ул тәрбиялиләр. Бүген Айбулат белән Алмас мәктәптә тырышып укыйлар, алар әтиләренең дәвамчылары. Әлфия Әхтәм кызы җитәкчеләргә, спортчыларга якын кешесен искә алганнары, онытмаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Данияр Мөхитовның хезмәттәшләре, дуслары да аның турында истәлекләрне яңарттылар. Аның бик сәләтле, нечкә күңелле, ярдәмчел булуы хакында сөйләделәр.
Мондый турнир мәктәптә ел саен үткәрелә. Анда район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм ветераннар командалары ярышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев