Азнакайда чаңгы спортын үз иткән гаиләләр көч сынашты
Азнакай чаңгы базасында гаилә командалары катнашында чаңгы ярышлары узды.
Әлеге чара илебез буенча игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы»на багышланып, анда барысы 10 гаилә катнашты.
Спортчыларны район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, һәммәсенә дә уңышлар теләде.
Ярышларның шарты буенча, команда составында 18 яшькәчә булган малай яки кыз һәм аның әтисе яки әнисе (60 яшькә кадәрге бабасы яки әбисе) катнаша алды. Ярышлар дүрт йөгерешне үз эченә алды. Балалар да, өлкәннәр дә үз гаиләләрен алга чыгару өчен бар көчләрен куйдылар.
Нәтиҗәдә, Халиковлар гаиләсе җиңү яулады. Шакировлар командасы икенче урынга чыкты, өченче урынны тагын бер Шакировлар гаиләсе яулады, дүртенче урын Җамалиевларга бирелде.
Җиңүчеләргә медаль, дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
Чаңгычылар биредә ГТО нормативларын да тапшыра алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев