Азнакайда Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә бильярд буенча турнир уза
Менә инде егерменче ел рәттән данлыклы якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллинның балалары, оныклары әтиләре истәлегенә бильярд буенча ярышлар оештыралар.
Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов уеннарда катнашучыларга җиңүләр теләп, рәхмәтен белдерде, әлеге легендар шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан ел саен уздырыла торган ярышның мөһимлеген билгеләп үтте.
Чараны дәвам итеп, Канәгать Газизуллинның килене Миңнур Газизуллина һәм кияве Фоат Галимов, Әгерҗе авылыннан тарихчы Марсель Гарипов чыгыш ясап, Канәгать ага турында истәлекләрен барладылар.
Канәгать Газизулла улы исеме, аның игелекле эшләре күпләргә таныш. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Кызыл Йолдыз, Дан ордены кавалеры, унлап сугышчан медаль иясе. Авыр фронт юлларын үткән якташыбыз 33 ел дәвамында “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы рәисе булып эшли, авыл хуҗалыгын, район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Бильярд уены дәвам итте. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Монда ветераннар бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл белешәләр, рәхәтләнеп бер ял итәләр. Ярыш ярыш инде ул. Аның җиңүчеләре дә, җиңелүчеләре дә була. Алар турында “Маяк” газетасының киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев