Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды

Районыбызда авыл яшьләренең кышкы спартакиадасына сайлап алу ярышлары башланды.

Аның беренчесе  шәһәрнең «Чатыр-Тау Арена» спорт сараенда бадминтон буенча узды. Ярышларда һәр авыл җирлегеннән бер егет һәм кыз катнашты. Чарада катнашучыларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. 

Уен бик киеренке барды. Һәркем үз командасын алга чыгарырга омтылды. Көн дәвамында барган ярышларда хатын-кызлар арасында Илбәк авылы, ир-егетләр арасында Кәкре елга авылы спортчылары җиңү яулады.

Сайлап алу турлары алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе атнада Мәлбагыш авылында аркан тартышу буенча көч сынашачаклар.

Быел авыл яшьләре спартакиадасының финал ярышлары 22нче февраль   көнне Актүбә бистәсендә  узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев