Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда бадминтон буенча район турниры үтте

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында узган район турнирында 100 дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары һәм өлкәннәр дә бар иде

Физкультура укытучыларын, тренерларны, спортчыларны сәламләп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов  аларның барысына да изге теләкләрен җиткерде.
Бүген шәһәрнең «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында тренерлар Рәзил Шәймиев, Данис Мөхәммәтшин һәм Ильнар Абдуллин кул астында бадминтон белән 100 дән артык кеше шөгыльләнә. Алар арасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бихисап. 
7 нче мәктәптә укучы 13 яшьлек Илназ Ризванов бадминтонга җиденче елын йөри. Рәзил Шәймиевта шөгыльләнүче спортчының район гына түгел, республикакүләм уңышлары да күп. 


-Барлык спорт төрләрендә кебек үк, бадминтонда да күнекмәләр ясау, тренировкаларга даими йөрү бик мөһим. Мондагы динамика, тизлек аеруча ошый, - ди ул. 


4 нче лицейның 5 нче сыйныфы укучысы Раил Рамазанов әле беренче генә елын йөрсә дә, бадминтонны яратып өлгергән. 


-Абыем Камил дә биредә шөгыльләнә. Бик ошый, һәр уеннан ләззәт алам, - ди яшь спортчы. 


Район турнирында Сарлы, Кәкре Елга, Чалпы мәктәпләрендә укучы балалар да катнашты. 


-Дүрт бала алып килдек, барысы да призлы урыннар яулады, җиңүчебез дә бар, - ди Сарлы мәктәбенең физкультура укытучысы Илнур Халиков. – Районда узган ярышларда даими катнашырга тырышабыз. Кул көрәше, волейбол, баскетбол, чаңгыда да уңышларыбыз бар. Бадминтонның сәламәтлеккә файдасы бик зур. Уен вакытында бөтен мускуллар да эшли. Һәрвакыт волан артыннан күзәтү күзләр өчен үтә файдалы.


Ярышларда 1-2 нче сыйныф укучылары арасында беренчелеккә Раил Миңнеханов һәм Самира Мифтахова лаек булды. Динислам Гайнаншин һәм Камилла Кәлимуллина – икенче, Самира Шакирова белән Элина Галиева өченче урыннарны алдылар. 3-4 нче сыйныфлар арасында Самат Сәлахов, Мәликә Зарипова, 5-8 нче сыйныфта укучылар арасында Илназ Ризванов, Ләйлә Миңнеголова, өлкәннәр арасында Алсу Гарифуллина һәм Рияз Касыймов җиңүче булдылар.


Рияз Гарифуллин, Марьям Мамалимова (3-4 нче сыйныф), Солтан Асибаков, Камилә Хисматова (5-8 нче сыйныф), Диләрә Миңнегалиева, Никита Хәмидуллин (9-11 нче сыйныф) көмеш медальләр яуладылар.


Ранил Измайлов, Сәйфетдинова, Сәлим Дәминов, Амира Мортазина, Динара Ибраһимова, Рәзилә Сәйфетдинова, Чулпан Гатиятова, Вадим Пенкин үз яшендәгеләр арасында өченче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев