Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы старт алды

Мондый ярышлар районда 12 нче тапкыр уздырыла

Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Карамалы авылында уза һәм анда Актүбә бистәсе һәм авыл җирлекләреннән килгән 27 команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, волейбол, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашачак. Кайбер төр ярышлар буенча сайлап алу турлары үткәрелеп, финалга чыгучылар инде билгеле.

Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы әлеге спартакиадада да катнашучы спортчыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева тәбрикләп, үзенең изге теләкләрен юллады һәм спортта иң активларга бүләкләр тапшырды.

Бадминтон, чаңгы буенча финал ярышлары алдан булган иде. Бадминтонда Кәкре Елга авылы спортчылары җиңү яулады. Илбәклеләр - икенчедә, Чалпы егет-кызлары - өченчедә. Чаңгы буенча эстафета ярышларында Актүбә бистәсе командасы иң җитезе булды. Карамалы авылы икенче урынга чыкты, Чалпы спортчылары өченче урынны яулады.

Быелгы спартакиаданың төп җиңүчесе кем булыр? Җиңү яулаган авыл җирлеге көн дәвамында барган ярышлар нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев