Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай укучылары шахмат турнирында көч сынаштылар

Шахмат – иң борынгы уеннарның берсе. Ул баланың уйлау сәләтен үстерә, сабырлык һәм дисциплина тәрбияли, үз-үзенә ышанычын арттыра.

Азнакайдагы 1  нче мәктәптә  «Фикер көче»шахмат турниры узды. Ярышларда Урыссу, Урманай һәм Азнакай укучылары катнашты.  Район башлыгы урынбасары Роза Галеева ярышта катнашучыларга  изге теләкләрен  җиткерде, уңышлар теләде. Ул шулай ук мәктәп директоры Дамир Фәттаховны һәм коллективны  уку йортының 105 еллык юбилее белән  котлады.

– Безнең илебездә киләчәк буынның камил үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бөркетләр кебек кыю булыгыз, башыгызны югары тотыгыз! Шул чагында сезнең өчен бар ишекләр дә ачык булыр, – диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ярыш киеренке шартларда барды.  Уен барышында ярышта катнашучыларның алдан ук җентекләп хәзерләнгәннәре күренеп тора иде.

Менә җиңүчеләрне билгеләр вакыт та җитте. Беренчедә  – Урыссу командасы, икенче урында – Азнакайдагы икенче мәктәп, ә өченче урынга Азнакай беренче мәктәп укучылары чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев