Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай спортчылары тиз йөгерә

Яшь спортчылар үзләрен республика ярышында сынадылар

Лениногорск шәһәрендә В.Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды. Анда Татарстанның тугыз район-шәһәреннән 210 йөгерүче катнашты.

Әлеге турнирда Азнакайның “лидер” спорт мәктәбендә шөгылҗләнүче Альмира Гарипова һәм Ариана Капралова 200 метр арага йөгерүдә чемпион калдылар.

Алар шулай ук 60 метрга йөгерүдә көмеш медальләр дә яуладылар.

Екатерина Паскаль да сынатмады: яшь спортчы 200 һәм 800 метр арага йөгерүдә өченче килде. Мәдинә Мәҗитова 800 метрга йөгерү буенча өченче булды.

Спортчыларның тренеры – рөстәм Гыйльфанов.

Республика ярышларында тренер Таңсылу Шакировада шөгыльләнүче Аделина Фәизова – 800, Реналь Вазеев һәм Ясминә Шәфыйгуллина 400 метр арага йөгерүдә бронза медальләр яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев